Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2024, 10:00

«Игелекле Казан» яшь коммерциячел булмаган оешмалар өчен акселератор эшли башлый

Катнашучыларның гаризалары 20 августтан 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә

«Игелекле Казан» проекты нигезендә бер яшьтән яшьрәк булган Казан коммерциячел булмаган оешмалары өчен төзелгән акселератор шәһәр өчен кызыклы социаль карарларны ачыкларга һәм аларның авторларына үсеш өчен инструментлар бирергә ярдәм итәчәк. Инклюзив җәмгыять, экология һәм гаилә кыйммәтләре кебек юнәлешләр буенча эшләүче коммерциячел булмаган оешмалар өстенлектә. Акселераторда катнашуга гаризалар 20 августтан 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Акселератор өч этапта узачак. Беренче этапта катнашучыларны читтән торып сайлап алу анкета, видеовизитка һәм КБОның якындагы өч елга эш планнары нигезендә узачак. Барлыгы 30 оешма сайлап алыначак, алар өчен икенче этапта «Волга» яшьләр үзәгендә белем бирү өч көнлеге оештырылачак. Катнашучылар грантлар язу, коммерциячел булмаган оешмалар эшендә максатлар кую һәм гамәлгә ашыру буенча укулар узачаклар һәм үз проектларын эшләп бетерәчәкләр.

Өченче этапта проектларны яклау булачак, аның нәтиҗәләре буенча аларны гамәлгә ашыру маршруты эшләнәчәк. Иң яхшы катнашучылар «Игелекле Казан» эгидасы астында үз проектларын тормышка ашыруда остазлар ярдәмен алачак. 

Тулырак мәгълүмат «Игелекле Казан» сайтында «Акселератор КБО» салынмасында бар.
Барлык вакыйгалар