Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2023, 16:57

Аккош күлендә гастрофест буенча гид: нәрсә ашарга, ничек барып җитәргә, нәрсә белән шөгыльләнергә?

Шәһәрлеләрне иртәгә 10:00 дән 19:00 гә кадәр урман паркы мәйданында көтәчәкләр

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). Иртәгә Казанда Аккош күлендә гастрономия фестивале башланачак. Мәйданчыкта 35 тән артык резидент өчен фуд-корт, мастер-класслар, үзмәшгульләр ярминкәсе һәм «Смысленные галлюцинации» төркеме солисты Сергей Бобунец белән концерт оештырыла. KZN.RU порталы фестиваль турында төп мәгълүмат белән белешмә җыйды.

Гастрофестивальдә нәрсә белән сыйлаячаклар?

Фестивальнең фуд-кортында 35 тән артык гомуми туклану йортының мобиль кухнялары һәм йортлары эшләячәк. Кунаклар төрле ризыкларны татып карый алачак: кыздырылган туңдырма, мексика бурритосы, татар милли ризыклары, француз сырлары, үзбәк тәм-томнары. Күп балалы гаиләләр, таныклык күрсәтеп, 50% ташламадан файдалана алачак.

Шулай ук фуд-кортта мастер-класслар оештыралар, аларда Казан рестораннарының аш-су осталары җирле җитештерүчеләрнең ингредиентларыннан ризыклар әзерләячәк. Мастер-класс рецептларның килеп чыгуы турындагы тарих белән озата барылачак.

Ярминкәдә җирле фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясен татып карарга мөмкин булачак. Монда үзмәшгульләр интерьер һәм декор әйберләрен сатачак.

Бу юлы гастрофестта карта белән дә түләп булачак.

Концертта кем чыгыш ясаячак?

Фестивальнең музыкаль бизәлеше өчен С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге, Роман Плеханов, AYN Project, Taurus, Zakaria этно-төркеме, солистлар Игнат Изотов, София Перес җавап бирәчәк. Чараның хедлайнерлары булып «Смысловые галлюцинации» төркеме лидеры Сергей Бобунец һәм Drummatix төркеме торачак. Артистларның сәхнәгә чыгу вакытын сылтама буенча карарга мөмкин.

Шулай ук гастрофестта катамараннарда йөрү, ретроавтомобильләр фонында фотосессияләр һәм мастер-класслар булачак.

Аккош күле гастрофестиваленә ничек барып җитәргә?

Фестиваль уздырылган көнне 36, 36а, 46, 72, 116 нчы автобуслар хәрәкәте интенсивлыгы артачак. «Ремплер» тукталышыннан (Залесная урамы) махсус шаттллар йөриячәк, ә шәхси транспорт өчен парковка урыннары каралачак. Җәяү йөрүне яратучылар фестиваль уздырыла торган урынга «Лебяжье» тукталышыннан күлләр каскады буйлап күрсәткечләргә таянып бара алачак.

Шәһәрлеләрне 10:00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр Аккош күле урман паркы майданында көтәчәкләр, керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, узган ел фестиваль 30 меңнән артык казанлыны һәм кунакларны, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен, үзмәшгуль җәмәгать туклануы һәм фермерлык өлкәләрен берләштерде.

Барлык вакыйгалар