В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт 5 гыйнварда Лядской бакчасында узачак
5 гыйнварда Казанда кышкы форматта «Октава» музыка кичәсе узачак. Концерт Лядской бакчасында булачак.
Хедлайнер ARTEMIEV төркеме булачак – бу музыкант, актер һәм җырлар авторы Павел Артемьев нигез салган Мәскәү коллективы. 14 ел эчендә алар биш лонгплей, өч мини альбом һәм берничә саундтрек чыгарганнар.
Сәхнәгә шулай ук иҗаты заманча чынбарлыктагы татар хатын-кызы тормышына багышланган артистка Elina да чыгачак. Аның җырларында үзеңне ярату һәм әйләнә-тирә дөнья белән мөнәсәбәтләр өстендә эшләү темалары ачыла.
Музыка кичәсе 18:00 сәгатьтә башлана, керү – ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, Лядской бакчасында бозда катырылган әкият артефактларының кышкы күргәзмәсе пәйда булачак. Һәрбер инсталляциядәге QR-кодны сканерлап, шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа ел, кыш һәм яхшылык турында аудиоәкиятләр тыңлый алачак. Парклардагы бәйрәм чаралары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.