Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2020, 17:30

Казан консерваториясе «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен күрсәтәчәк

Бу спектакль композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел тулуга багышланган.

Фото: Казан консерваториясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе тамашачыларга яңа ел бүләге әзерли. 22-нче декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә Җәүдәт Фәйзинең татар телендәге «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкләр. Куелыш композиторның тууына 110 ел тулуга багышланган.

Спектакльнең режиссеры – Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Бекташев. Нәкый Исәнбәт пьесасында сөйләнгән мәгълүм Көнчыгыш персонажы турында сюжет нигез итеп алынган. Төп герой – үткен хуҗа гаделлек өчен көрәшә, үз-үзен көлә белә һәм дәрәҗә-катламга карамастан, барысы белән дә бертигез аралаша.

Режиссер сүзләренчә, бу куелыш – үзенчәлекле фантазия, хәзерге заман кешесенең үткәннәренә күз салу омтылышы. Шул ук вакытта спектакльдә тамаша мәктәбе дип йөртелә торган традиция дә торгызыла, аңа күпертелгән, арттырылган дәртләрне күрсәтү хас.

Җәүдәт Фәйзи музыкасы Ильяс Камал редакциясендә һәм оркестровкасында яңгыраячак. Моннан тыш, яшь авторның берничә шәхси композициясе спектакльне органик рәвештә тулыландырачак.

Башкаручылар – яшь җырчылар, Казан консерваториясенең опера студиясе солистлары Илгиз Мөхетдинов, Диана Медведева, Диләрә Төхвәтуллина, Айрат Ганиев, Руслан Закиров, Айгөл Гардисламова, Мостафа Алиев һәм башкалар. Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Заппарова.

Куелышта шулай ук ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге Tatarica оркестры һәм опера студиясе хоры (җитәкчесе Гөлназ Акбарова) катнаша.

Спектакльне әзерләүдә концертмейстерлар Татьяна Сафонова һәм Венера Гатауллина, актерлык осталыгы буенча педагог, РФ атказанган артисткасы Лия Заһидуллина һәм сөйләм техникасы буенча педагог, филология фәннәре докторы Гаптрауф Нуриев мөһим роль уйный, дип хәбәр итә консерваториянең матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар