Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2019, 09:08

Казанлыларны тимераякта шуарга өйрәтәчәкләр

Дәресләрне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класслар сериясе узачак. Дәресләрне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.

Фигуралы шуу буенча бушлай дәресләр 22-нче, 30-нчы декабрь, 3-нче, 5-нче, 8-нче һәм 11-нче гыйнварда 11.00 сәгатьтә узачак. Шәхси тимераяк белән керү бушлай, тимераякларны прокатка алу - сәгатенә 150 сум, дип хәбәр итә Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» паркында шугалак 20-нче декабрьдә ачылачак.
Кышкы сезонда Казанда 78 хоккей тартмасы, 19 шугалак, 12 чаңгы базасы һәм 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшләячәк. Аларның адреслары һәм эш графигы белән
сылтама буенча танышырга мөмкин. 

Барлык вакыйгалар