Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.01.2026, 11:19

Казанлыларны «Веранда» киңлегендә узачак эко-аксессуарлар ясау остаханәсенә чакыралар

Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда 7 февраль көнне «Веранда» эко-киңлегендә экологиягә кагылышлы остаханәләр уздырыла. Чаралар «Алма» экология проекты кысаларында оештырыла. Аларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «Бәхет дагасы» остаханәсе үткәрелә. Катнашучыларга картоннан, сүстән һәм декордан уңыш китерә торган декоратив саклагыч (бөти) ясарга тәкъдим итәчәкләр.

13:00–15:00 вакыт аралыгында гамәли сәнгать буенча «Йөрәк сыман брелок» дәресе уздырыла. Катнашучылар сәйләннән һәм агач гәрәбәләрдән үзенчәлекле брелок ясаячак.

Чаралар «Крафт кәгазеннән ясалган ат» остаханәсе белән тәмамлана. Шәһәр халкын 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр втулкалардан, картоннан һәм фактуралы сүс кулланып түгәрәк агач кисемнәреннән интерьер өчен эко-аксессуар ясарга чакыралар.

Остаханәләрдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

Чаралар шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә Җиңү проспекты, 141 йорт адресы буенча уздырыла.

Алдарак 23–25 гыйнвар көннәрендә Казанда балалар өчен бушлай иҗат дәресләре уздырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Балалар «Сәлам, Татарстан!» рәсемле юл күрсәткече буенча зур карталар һәм шәһәр панорамалары, шулай ук оригами техникасын кулланып, рәсемле зиналар (зур булмаган журнал) төзиячәкләр.

Барлык вакыйгалар