Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2020, 10:58

Казанлылар «Мәрхәмәтле әкиятләр көне» флешмобына кушыла ала

Акцияне ата-аналар һәм балалар өчен «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды башлап җибәрде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казанлылар «Мәрхәмәтле әкиятләр көне» флешмобына кушыла ала. Акцияне ата-аналар һәм балалар өчен «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды башлап җибәрде.

Флешмобка теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен яраткан әкияте яки хикәясе белән видео язарга һәм аны Instagramга #деньдобрыхсказок хештегы белән чыгарырга кирәк.

Акциягә ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстанның атказанган артисткасы һәм «Мураками» рок-төркеме солисты Диләрә Ваһапова, «Альпари» хәйрия фонды директоры Наталья Гыйләҗиева, «Игелекле эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов һәм башкалар кушылды.

Бу хештег буенча Instagramда инде «Дочурка Груффало», «Дюймовочка», «Финист – Ясный Сокол», «Лоскутное одеяло», «Сказку о рыбаке и рыбке», әкиятләрен табарга мөмкин, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте.

#деньдобрыхсказок хештегы буенча һәм фондның Youtube-каналында барлык видеоларны табарга һәм балалар белән әкиятләр тыңларга мөмкин.

Барлык вакыйгалар