Иртәгә, 28 августта, «Крылья Советов» паркында «Бию мәйданчыгы» проектының йомгаклау дәресе узачак. Мастер-класслар төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсе төрле булган шәһәр кешеләре өчен оештырыла.
Чарага керү ирекле, башлана 18:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, җәй дәвамында чаралар шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә узды. Дәресләрдә казанлылар бию хәрәкәтләрен өйрәнде, танышты һәм фикердәшләре белән бергә вакыт уздырды.
Шулай ук иртәгә «Черек күл» паркында «Мәдәни чәршәмбе» проектының йомгаклау кичәсе
оештырыла. Кунакларны халык уен кораллары оркестрлары катнашында концерт һәм мастер-класслар көтә.