Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2023, 17:21

Балаларны яклау көне уңаеннан Казан яшь тамашачы театры хәйрия спектакльләре күрсәтәчәк

«Здесь был Кай» спектаклен начар күрүче тамашачылар өчен яраклаштырачаклар

Фото: Денис Гордийко 

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Казан яшь тамашачы театры Балаларны яклау көненә багышланган программа әзерләде. Спектакльләрне хәйрия максатыннан күрсәтүләр һәм мастер-класслар планлаштырылган.

25 нче майда 18:30 сәгатьтә театрда начар күрүче тамашачылар өчен яраклаштырылган «Здесь был Кай» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Анда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге тәрбияләнүчеләре чакырылган. 

30 нчы майда 18:30 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә – «Капитан кызы», ә 1 нче июньдә «Көч китабы» спектаклен күрсәтәчәкләр. Балаларны яклау көнендә театр фойесында 10:00 сәгатьтә – рәсем ясау буенча мастер-класс, ә 12:30 сәгатьтә балчыктан әвәләү буенча мастер-класс башлана. 

Спектакльләргә ятим, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән булган балаларны чакырачаклар. Алар арасында «Балалар өметләре», «Казан әниләре», «Игелекле эшләр көне» һәм башка фондлар бар.

Барлык вакыйгалар