Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2023, 16:07

Кремль яр буендагы әдәби фестиваль: квиз, перформанс һәм язучылар чыгышлары

Чара 19 нчы августта узачак, керү ирекле

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче август). Кремль яр буендагы пирста 19 нчы августта әдәби фестиваль узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын язучыларның чыгышлары, квиз, мастер-класс һәм башка активлыклар көтә.

Фестиваль 16:00 сәгатьтә ачылачак, ә 10 минуттан соң Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Елена Тябина тарафыннан «Тукай: мәңгелеккә омтылыш» чыгышы булачак.

16:50 сәгатьтә CreaSCOOL иҗат мәктәбе педагогы Анастасия Кастильодан «Сәхнәдә ничек чыгыш ясарга» актерлык осталыгы буенча мастер-класс башлана. CreaSCOOL өлкән актерлар төркеменнән «Кино укыйбыз» шигъри композициясен 17:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак, ә 18:20 сәгатьтә артистлар сәхнәгә «С-мыслы» перформансы белән чыгачак.

17:15 сәгатьтә татар әкиятләрен иҗади өйрәнү чарасы башлана. Анда Society иҗади киңлек китап клубы вәкилләре катнашачак.

Интеллектуаль уеннарны яратучылар өчен 18:35 сәгатьтә «Укучы билеты» квизы үткәреләчәк. Җиңүчеләр бүләкләр алачак.

Әдәби фестиваль укучылар һәм язучыларның шигъри чыгышлары белән тәмамланачак. Алар сәхнәгә 19:00 сәгатьтә чыгачак.

Фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр ителә Кремль яр буеның «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә.

Барлык вакыйгалар