Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2020, 10:50

Казан Кремле музейлары үз күргәзмәләре буенча онлайн-экскурсияләр уздырачак

Халык өйдән чыкмыйча гына экскурсияләрдә, арт-флешмобларда, мастер-классларда, мавыктыргыч квестларда һәм интерактив тамашаларда катнаша алачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Музейлар төне» һәм «Музейлар көне» акцияләре кысаларында чаралар программасын әзерләде. Халык өйдән чыкмыйча гына экскурсияләрдә, арт-флешмобларда, мастер-классларда, мавыктыргыч квестларда, призлар уйнатуда һәм интерактив тамашаларда катнаша алачак.

Күпчелек мәдәни чаралар кебек үк «Музейлар төне-2020» акциясе 16-нчы майда онлайн-форматта узачак. Программа Казан Кремле музейларының социаль челтәрләрендә 18.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр үтәчәк:

18.00 - «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Музейлар төне» старты

18.15 - «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы белән «Манеж» күргәзмә залында «Яңарыш» күргәзмәсендә онлайн-экскурсия

18.00-20.00 - ислам мәдәнияте музеенда татар язуы турында танып белү һәм иҗат программасы

18.30 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «БАШнаБАШ: югалган символ» интеллектуаль уены

18.30-20.00 - «Кораллар келәте» күргәзмәсе буенча «Сугышчы эзләре буенча» квест-викторинасы

19.00 - Благовещенск соборы тарихы музеенда «Аз, буки, веди» мастер-классы   

19.00 - «Әлбәттә, фән!» лабораториясе. Татарстанның табигый тарих музеенда интерактив тамаша

19.30-24.00 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Вакыт символикалары» квесты

20.00-21.30 - Татарстанның табигый тарих музеенда «Табигатьтәге символлар» квесты

20.00 - Болгар музей-тыюлыгы белән «Яңарыш» күргәзмәсендә онлайн-экскурсия

20.00 - Петербургтан «Матисс. Пикассо. Шагал» күргәзмәсе кураторы белән онлайн-экскурсия

21.00 - #Непростожелезо. Артиллерия сарае музеенда «Кораллар келәте» күргәзмәсе буенча экскурсия

21.00 - «Манеж» күргәзмә залында «Яңарыш» күргәзмәсе буенча онлайн-экскурсия

21.00 - «Казан Кремленең яшерен һәм ачык символлары» виртуаль лекция-экскурсиясе

21.30 - «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Сәнгатьтә символлар» мастер-классы

22.00 - «Гыйбадәтханә интерьерында православие символикасы» экскурсиясе

22.30 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Борынгы символ тылсымы» рубрикасы

23.00 - #Изозоляция һәм «Эрмитаж-Казан» үзәгеннән бүләк уйнату флешмобы нәтиҗәләре 

23.30 - «Манеж» күргәзмә залының социаль челтәрләрендә викторина һәм #МыВозрождение флешмобында катнашучылар арасында призлар уйнату

23.50 - «Матисс. Пикассо. Шагал» күргәзмәсе каталогы уйнатылышы

«Музейлар төне-2020» акциясе «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 18-нче майда - бөтен дөньяның музейлар берләшмәсенең төп бәйрәмендә узачак. Бу көнне онлайн-экскурсияләр марафоны була, ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгы буенча ишарәләр телендә күзәтү экскурсиясе белән тәмамланачак.

Марафонда «Вконтакте» төркемнәрендә катнашырга мөмкин:

11.00 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее

11.30 - Артиллерия сарае музее

12.00 - Благовещенск соборы тарихы музее

12.30 - «Манеж» күргәзмә залы 

13.00 - ислам мәдәнияте музее

13.30 - «Казан Кремле» музей-тыюлыгы буенча күзәтү экскурсиясе

14.00 - Татарстанның табигый тарих музее

14.30 - «Эрмитаж-Казан» үзәге

15.00 - «Казан Кремле» музей-тыюлыгы буенча ишарәләр телендә күзәтү экскурсиясе.
Барлык вакыйгалар