Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2024, 16:45

«Игелек кәрзине» акциясендә Казан халкы аз керемлеләр өчен азык-төлек җыячак

Волонтерлар тәм-томнар, кипкән җиләк-җимеш, балалар ризыгы, гигиена чаралары кабул итәчәк

Казанда бу атнада «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак. Җыелган продуктларны республиканың аз керемле халкына тапшырачаклар.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Иганә өчен тәм-томнар, кипкән җиләк-җимеш, балалар ризыгы, гигиена чаралары яки башка товарлар сатып алырга һәм аларны супермаркетларның махсус кечкенә арбаларда калдырырга кирәк.

Шулай ук халык акцияне оештыруда ярдәм итә ала. Моның өчен +7(996)900-50-30 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Акция кибетләрдә 8 ноябрьдә 16:00 дән 20:00 гә кадәр һәм 9 ноябрьдә 12:00 дән 18:00 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча узачак.

Академик Глушко ур., 35

Восстание ур., 56

Восстание ур., 83

Гагарин ур., 22

Декабристлар ур., 152

Кол Гали ур., 32

Ленинград ур., 32

Максимов ур., 20а

Молодогвардейская ур., 2

Җиңү проспекты, 33

Рихард Зорге ур., 47

Светлая ур., 10

Ибраһимов проспекты, 56 «Тандем» сәүдә үзәге

Юлиус Фучик ур., 105а

Юлиус Фучик ур., 110а

Акцияне «Казан Шәфкать» ярдәм хезмәте һәм «Русь» азык-төлек банкы» хәйрия фонды оештыра.

 

Барлык вакыйгалар