Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2022, 15:26

Казансу ярында кар фонарьлары бәйрәме узачак

Шәһәр халкы өчен экскурсия үткәрәчәкләр һәм Рус-Алман Швейцариясе тарихы турында сөйләячәкләр.

Фото: vk.com/kaz_sui

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар). 30 нчы гыйнвар көнне Казансу ярында кар фонарьлары бәйрәме узачак. Шәһәр халкы өчен экскурсия үткәрәчәкләр һәм Рус-Немец Швейцариясе тарихы турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестиваль махсус саклана торган табигать территориясе буенча экскурсиядән башланачак, анда катнашучылар биолог Антон Бортяковның оригиналь конструкциясе буенча кошлар һәм тиеннәр өчен җимлекләр эләчәк. Шуннан соң барлык теләүчеләр кардан манара ясый, ә эченә шәм куя алачак.

Кар фонарьларын әвәләү өчен резин перчаткалар, кардан шарлар ясый торган җайланмалар, су белән пульверизаторлар, шәмнәр, электр фонарьлары алырга мөмкин. Оештыручылар җылырак киенергә, термослар һәм чәй эчү өчен тәм-томнар алырга киңәш итә.

Катнашу бушлай, катнашучыларны җыю 14:30 сәгатьтә Бари Галиев урамы, 16 адресы буенча башланачак.

Барлык вакыйгалар