Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2023, 08:03

«Ак Чәчәкләр» бульварында бию мастер-класслары узачак

Катнашучылар тренд хәрәкәтләрен һәм бию элементларын өйрәнәчәкләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль). Казанның «Ак Чәчәкләр» бульварында шаффл буенча мастер-класслар узачак. Профессиональ биюче һәм блогер Иван Рылов җитәкчелегендә катнашучылар тренд хәрәкәтләрен һәм бию элементларын өйрәнәчәкләр.

Беренче мастер-класс бүген 11:00 сәгатьтә, икенчесе 29 нчы июльдә шул ук вакытта узачак. Шәһәр халкы бульвар остаханәсе янында көтәчәк. Дәрескә теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Шаффл – Испаниядән килгән заманча биюләрнең берсе. Аның үзенчәлеге – тайгак адымнар белән бию. Биюнең төрле вариантлары булырга мөмкин.

Барлык вакыйгалар