Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2025, 16:07

Серов бульварында яңа ел бизәге ясау остаханәсе уздырыла

Казанлыларны иртәгә бизәкләр ясарга 18:30 сәгатькә чакыралар, чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк

Парклар һәм скверлар дирекциясе фотосы

Иртәгә, 26 декабрьдә, Серов бульварында «Раштуа бизәге»н ясау буенча бушлай остаханә эшләячәк. Катнашучылар үз куллары белән СИБУР экопавильонында ак чыршыдан яңа ел бизәге ясый алачак. Чара 18:30 сәгатьтә башлана.

Остаханә барышында кунаклар йомшак венок ясаячаклар һәм аны яңа ел уенчыклары, күркәләр белән бизәячәкләр. Кирәкле материалларның барысын да оештыручылар дәрес вакытында бирәчәк. Әзер эшләнмәне үзең белән алып китеп, кирәкле урында бәйрәм бизәге буларак кулланырга мөмкин булачак.

Чарага нәниләр һәм 6 яшьтән олырак балалар чакырыла. Катнашу өчен алдан теркәлү мөһим.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык вакыйгалар