Якшәмбе, 16 нчы июньдә, Горки-Әмәт урманында өченче орнитология экскурсиясе узачак. Анда катнашучыларга урман кошлары һәм аларның җырлавы турында сөйләячәкләр.
Экскурсияне КФУның биоэкология кафедрасы аспиранты Татьяна Сурина үткәрәчәк. Аның белән бергә шәһәр халкы студент-биологларның яшерен орнитологик сукмаклары буйлап узачак, шулай ук карабүрекнең авазларын башка кошлардан аерырга өйрәнәчәк.
Катнашу өчен махсус сылтама буенча
теркәлергә кирәк. Экскурсия 9:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкы CUBE контейнер үзәге янында җыелачак.
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә казанлыларга баш киеме кияргә һәм үзләре белән бинокль алырга киңәш итәләр.