Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2022, 14:17

Казан мәчетләрендә җәйге каникулларда балалар өчен программа оештыралар

Укучылар ислам нигезләрен өйрәнә һәм күңел ачу чараларында катнаша ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Җәйге каникуллар вакытында Татарстан мөхтәсибәтләре мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештыра.

Гадәттәгечә, республика мәчетләрендә балалар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән, анда әхләк, ислам нигезләре, Коръән өйрәнү буенча дәресләр каралган. Шулай ук күңел ачу чаралары – уеннар, конкурслар, Сабантуй һ.б. планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Балалар өчен программа июнь аеннан Казанның 13 мәчетендә оештырылачак: Апанай, «Тынычлык», «Нур әл-Ислам», «Рамазан», «Гаилә», «Сәлах», «Иман нуры», «Бишбалта», «Кыйбла», «Фәрхәд», «Өметлеләр», «Бистә нуры», «Миргазиян».

Мәчетләрнең адреслары, программаны үткәрү вакыты һәм элемтә өчен телефоннар ТР Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

Барлык вакыйгалар