Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2021, 10:19

Бию мастер-классында Нурбәк Батулла казанлыларны тән сигналларын укырга өйрәтәчәк

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы битмейкер Ислам Вәлиев катнашында 27-нче июльдә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). 27-нче июльдә «Черек күл» паркында «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты кысаларында чираттагы шөгыль булачак. «Татарский сансет» бию импровизация джемын заманча композицияләр һәм микслар астында «Әлиф» иҗат берләшмәсе хореографы Нурбәк Батулла һәм музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев үткәрәчәк.

Мастер-класста катнашучылар гади хәрәкәтләр аша үз тәнендә яшеренгән мәгълүматны укырга өйрәнәчәкләр. Очрашу урыны – амфитеатр, башлана 19:30 сәгатьтә.

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган һәм июнь аеннан Казан паркларында һәм скверларында гамәлгә ашырыла. Тәҗрибәле осталар татар телендә хореография һәм спорт дәресләре үткәрәләр.

Барлык вакыйгалар