23 августта «Черек күл» паркында иммун системасына багышланган лекция булачак. Очрашуда табиб-терапевт, пульмонолог Марат Фәррахов чыгыш ясаячак.
Лекциядә иммунитетның ничек эшләве, көз көне нинди вируска каршы дарулар кабул итәргә кирәклеге, кешенең иммун системасы нинди өлешләрдән торуы һәм ни өчен аппендикс мөһим орган булуы турында фикер алышачаклар.
Очрашу 18:30 сәгатьтә башлана. Анда теләгән һәркем килә ала. Шулай ук
онлайн тапшыруга кушылу мөмкинлеге дә бар, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Татарстан башкаласында планлаштырылган башка вакыйгалар белән
махсус бүлектә танышырга мөмкин.