В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лекцияне «Тәмле Казан» фестивалендә тыңларга мөмкин булачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Тыңлаучыларны татар чәй тантанасының тарихы, традицияләре һәм үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Спикер XVIII – XX гасыр башында Көньяк Кытайдан Монголия һәм Себер аша Россия империясенең Европа өлешенә узган Бөек чәй юлы турында сөйләячәк.
«Тәмле Казан» фестивале кысаларында узачак лекция 17:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
«Тәмле Казан» гастрофестивале ТР башкаласында 19 нчы һәм 20 нче августта узачак. Программада: тартар әзерләү бәйгесе, официантлар йөгереше, нутрициологтан аудиогид презентациясе, мастер-класслар, диджей-сет һ.б.