Казанда «Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы» халык караокесы конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Теләге булган һәркем алдан теркәлү узып катнаша ала.
Конкурс өч яшь категориясендә: 6-11 яшьлек балалар, 12-17 яшьлек яшүсмерләр һәм 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар өчен үткәреләчәк, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары матбугат хезмәте.
Сайлап алу турлары 17:00 сәгатьтә узачак:
19 августта — Аксенов исемендәге скверда;
20 август – «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда;
21 август – Ипподром урамындагы 18 йорт адресы буенча урнашкан ишегалдында.
Финал чыгышы 26 августта 17:00 сәгатьтә «KazanMall» сәүдә үзәге түбәсендә узачак.
Катнашу өчен
сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында гамәлгә
ашырыла.