Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.11.2022, 15:42

Казан укучылары фигуралар мәйданнарын һәм текст биремнәрен «Ак чәчәкләр» бульварында өйрәнә алачак

Бушлай математика дәресләре паркның иҗади остаханәсендә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь). 5 нче ноябрь, шимбә көнне, «Ак чәчәкләр» бульварында төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен бушлай математика дәресләре узачак.

13:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары фигуралар мәйданнарын өйрәнәчәк. Текст биремнәренә багышланган дәрес 10-11 нче сыйныф укучылары өчен 15:00 дән 16:30 га кадәр үткәреләчәк.

Укучылар белән математика укытучысы, төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча белгеч Розалия Әхмәтшина шөгыльләнәчәк.

Очрашу паркның иҗади остаханәсендә узачак. Дәресләргә +7(937)004-99-42 телефоны буенча язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Барлык вакыйгалар