В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елгы программа китапханәнең 160 еллыгына багышлана
Бу атнада, 6–9 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Текст» дип аталган китап фестивале узачак. Бу елгы программа китапханәнең 160 еллыгына багышлана. Шәһәр халкы өчен илнең әйдәп баручы нәшриятларыннан китап ярминкәсе, автограф-сессияләр һәм язучылар белән очрашулар, лекцияләр, квестлар, воркшоплар, остаханәләр әзерлиләр.
Казанлылар өчен көн саен тематик күргәзмәләр оештырылачак. Алар арасында 2025 елның иң күп укыла торган китапларын җыеп эшләгән «Топ-5» инсталляциясе, Милли китапханәнең тарихи һәм заманча фотосурәтләрен кулланып ясалган «Фототека: киләчәккә кире кайту» күргәзмәсе, китапханәнең уйлап чыгарылган һәм чын вакыйгаларына бәйле «Китапханә тормышыннан» комикслар күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булачак. Шулай ук «Сез ТЕКСТта!» дип аталган скетч-сессия үткәреләчәк. Анда рәссамнар китап укучыларның сурәтен ясаячак.
Моннан тыш, фестивальдә бик күп бушлай чаралар үткәреләчәк. Әйтик, 6 ноябрьдә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр конференцияләр залында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Археография һәм китап белеменә кереш: кичә, бүген, иртәгә» дигән ачык әңгәмә көтелә.
Җомга көнне, 7 ноябрьдә беренче һәм икенче кат холлында Россиянең әйдәп баручы нәшриятларыннан китап ярминкәсе эшләячәк. Китапларны 10:00–20:00 вакыт аралыгында сатып алып булачак.
Фестивальнең өченче көнендә, 8 ноябрьдә кунакларга чараларга бай программа әзерләнә. Бу көнне балаларга өй китапханәсе өчен шәхси китап билгесе – экслибрис ясау буенча остаханә (10:00 сәгатьтә), китапларга рецензия язу буенча «Укымадым, әмма фикер алышам» дигән ачык әңгәмә (16:30 сәгатьтә) уздырылачак. Моннан тыш, «MOÑ» театр мәйданчыгы Радмила Хакованың «147 свиданий» китабы буенча «147» спектаклен күрсәтәчәк (19:00 сәгатьтә) һәм тамашадан соң фикер алышу көтелә.
Фестивальнең соңгы көнендә, 9 ноябрьдә башкала халкын шулай ук төрле кызыклы чаралар көтә. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Милли китапханә фондында саклана торган винил пластинкаларны тыңлау буенча «Җиде дюйм: винил тарихлары» кичәсенә (17:00 сәгатьтә), аудиокитапларны уку буенча «Текстны кычкырып уку» остаханәсенә (18:00) һәм «Библиофреш» стендабын чакыралар. Соңгы чарада кәмит осталары, радио һәм телевидение алып баручылары, китап клубы җитәкчеләре үзләре укыган китаплар турында кыска хикәяләр белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Әлеге сылтама буенча фестивальнең тулы расписаниесе белән танышырга һәм чараларда катнашу өчен теркәлергә була.