Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2022, 12:00

«Чиста уеннар»да катнашучылар Казанда барлыкка киләчәк «Манзара» паркы территориясен җыештырачак

Командалар чүп җыю һәм сортларга аеру буенча ярышачак, җиңүчеләр призлар алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче май). Казанда барлыкка киләчәк «Манзара» паркы территориясендә 7 нче майда «Чиста уеннар» ярышлары узачак. Командалар чүп җыю һәм сортларга аеру буенча ярышачак, эковикторина сорауларына җавап бирәчәкләр. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак.

Кирәкле инвентарьны урында бирәчәкләр. 1-4 кешедән торган команданы түбәндәге сылтама буенча теркәргә мөмкин.

Экоквест 13:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Түбән Зареченская дамба, 1 адресы буенча урнашкан ресторан янында, дип хәбәр ителә Казансуның үсеш стратегиясе Telegram-каналында.

«Чиста уеннар» – яшел территорияләрне чистарту буенча команда ярышлары. Проект Росмолодежь грантлары ярдәмендә тормышка ашырыла.

Барлык вакыйгалар