В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-10 декабрьдә Казан Халыкара инвалидлар көненә кушыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). 1-10 декабрьдә Казанда Халыкара Инвалидлар көненә багышлынган Инвалидлар декадасы старт ала. Бу көннәрдә Казан музейларында бушлай концертлар, экскурсияләр һәм мастер-класслар узачак.
1-2 декабрьдә ТР Милли музее һәм аның филиалларында инклюзия көннәре узачак, алар кысаларында төрле мастер-класслар, инвалид балалар өчен бәйрәм, музей буенча экскурсияләр оештырыла.
Декада кысаларында мәдәният учреждениеләрендә музейлар буенча экскурсияләр, дәресләр, Татарстан тарихы буенча лекцияләр һ.б. узачак.
Музей дәресләре өчен “Тотып карый торган күргәзмә” (“Трогательная выставка”) аерым мәйдначык булып тора. биредә “Жилище – дух времен” һәм “Чудеса в руках” дәресләре узачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее мәгълүмат хезмәте.