Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2025, 17:07

«Елмай» балалар паркында гаилә белән карау өчен Яңа елга багышланган мультфильмнар күрсәтелә

Казанлыларга «Санта Клаусның яшерен хезмәте» һәм «Гринч» мультфильмнары тәкъдим ителә

Парклар һәм скверлар дирекциясе фотосы

Бу ялларда «Елмай» балалар паркында ачык һавада гаилә белән карау өчен Яңа елга багышланган кинолар күрсәтеләчәк.

Әйтик, 27 декабрьдә шәһәр халкын һәм башкала кунакларын «Санта Клаусның яшерен хезмәте» мультфильмын карарга чакыралар. Икенче көнне, 28 декабрьдә, паркка килүчеләр өчен «Гринч» мультфильмы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә иҗтимагый киңлекнең телеграм-каналы.

Кунакларны 16:00 сәгатьтә «Елмай» паркы сәхнәсе янында көтәләр.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Паркларда кыш» программасы кысаларында шәһәрнең 30 иҗтимагый киңлегендә 209 яңа ел вакыйгасы – концертлар, спектакльләр, экскурсияләр, кинолар, экологик агарту чаралары һәм башкалар узачак.

KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык вакыйгалар