Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2023, 10:18

«Хәзинә» галереясында татар рәссамы Рөстәм Килдебәковның картиналар күргәзмәсе ачыла

Казанлылар 150 дән артык картина күрә алачак.

Фото: Екатерина Красуцкая 

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында татар рәссамы Рөстәм Килдебәковның «Төс формуласы» күргәзмәсе ачыла.

Казанлыларга һәм ТР башкаласы кунакларына Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм шәхси коллекцияләрдән беренче эшләр белән тулыландырылган 1960-1990 еллардагы рәссам остаханәсеннән моңа кадәр күрсәтелмәгән 150 дән артык рәсем сәнгате әсәре һәм график әсәр тәкъдим итәчәкләр.

«Төс формуласы» «Казан авангарды: икенче дулкын» циклын дәвам итә һәм бүгенге заманның иң күренекле татар рәссамнарының берсенең иҗатын тәкъдим итә. 29 нчы мартта остага 89 яшь тула. Аның эшләре инде 60 елдан артык тамашачыларны сөендерә. 

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачылачак һәм 3 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ачылуга керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте. 

Казанда уза торган чараларының актуаль афишасы белән сылтама буенча «Вакыйгалар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Барлык вакыйгалар