Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2023, 17:15

«Хәзинә» галереясында агачны уеп ясаучы Анатолий Сысоевның эшләре тәкъдим ителәчәк

Экспозициядә агачтан ясалган скульптуралар, нәкыш һәм картиналар тәкдим ителәчәк.

Фото: vk.com/hazine_gallery

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). 26 нчы гыйнварда Казанда «Хәзинә» галереясында агачны уеп ясаучы рәссам Анатолий Сысоевның эшләреннән күргәзмә ачыла. Экспозициядә 40 ел эчендә башкарылган әсәрләр тәкъдим ителәчәк, аларның кайберләре 2023 елда эшләнгән. Казанлылар агачтан ясалган скульптураларны, нәкыш һәм картиналарны күрә алачак.

Анатолий Сысоев 1936 елның 15 нче декабрендә Мәскәү өлкәсендә күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Кечкенәдән ул барлык төрдәге сәнгать – сынлы, музыка, әдәбият, театр белән кызыксынган һәм рәсем ясаган. 1952 елда А.Сысоев М.И.Калинин исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать училищесына укырга керә. Укудан соң метро төзү остаханәләрендә эшли: иптәшләре белән бергә «Комсомольская» метро станциясен бизи. 1957 елдан А.Сысоев Казанда яши. Монда ул төрле предприятияләрдә рәссам-бизәүче, дизайнер, проектчы булып эшли һәм һәрвакыт иҗат өчен вакыт таба.

Иҗат юлы башында А.Сысоев агачтан, мөгезләрдән һәм сөякләрдән ясалучы кечкенә скульптура пластикасы белән мавыга, ә соңрак, 1960 елларның икенче яртысында, уеп стена панельләре һәм тәлинкәләр ясый башлый. Уеп ясаучы рәссам Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрнең сәнгать күргәзмәләрендә агачтан ясалган күп фигуралы сюжетлы-тематик композицияләр, уеп ясалган савытлар, өч кырлы уелган һәм яссы рельефлы орнаментлар белән бизәлгән шкатулкалар, вазалары белән таныла.

Аның иҗатында агач, металл, таштан ясалган скульптура аерым урын алып тора. А.Сысоев өчен әсәрләрне башкаруда төрле төсләр белән тон бирү мөһим элемент булып тора. Соңгы елларда рәссам төсле контрастлар белән тулы рәсемнәр ясый. А.Сысоевның эшләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан музей комплексы тупланмаларында саклана.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачылачак. Аны 26 нчы февральгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар