В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда «Формула-1» пилотлары, «24 часа Ле-Мана» ярышы җиңүчесе һәм дөньяда иң популяр узышчыларның берсе кунак буларак катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). 119 нчы һәм 20 нче ноябрьдә Казанда «Баскет-холл» спорт комплексында цифрлы автоспорт буенча финал этаплары һәм Россия автомобиль федерациясенең кубогы – симрейсинг буенча Россиядә бердәнбер рәсми статуска ия булган турнир узачак.
Катнашучылар дистанцион рәвештә 5 этапны уздылар инде. Аларның нәтиҗәләре буенча зачетларның һәрберсендә 20 финалист сайлап алынды. Хәлиткеч ярышларда катнашу өчен Россиянең виртуаль узышчылары Казанда җыелачак. Җанатарлар спортчыларның хис-тойгыларын күзәтә, ә ярышлардан соң формаль булмаган шартларда виртуаль узыш осталары белән аралаша алачак.
Турнирның кунаклары «Формула-1» пилотлары Виталий Петров һәм Сергей Сироткин, «24 часа Ле-Мана» ярышы җиңүчесе Алексей Басов һәм дөньяда иң популяр узышчыларның берсе Ирина Сидоркова булачак.
Тамашачылар шулай ук профессиональ симуляторларны сынап карый, ярышларда катнаша һәм призлар ала алачак. Тулырак программа сайтта урнаштырылган.
Россия спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышлар SMP Racing Россия автоспортына ярдәм итү өчен ТР Спорт министрлыгы, Россия автомобиль федерациясе һәм Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясе белән берлектә уздырыла.