Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2023, 14:19

Казан Кремлендә Россия этнография музее фондларыннан 179 хатын кыз бизәнү әйберләре тәкъдим ителәчәк

Экспозиция 12 нче ноябрьгә кадәр эшләячәк

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль). Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Россия этнография музее фондларыннан хатын-кызлар бизәнү әйберләре күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләр борынгы заманнарда кулланылган материалларның һәм техниканың күптөрлелеген күрәчәк. Болар – металл, коралл, перламутр, бисер, гәрәбә, филигрань, басып сурәт төшерү, кара белән сурәт төшерү.

Күргәзмәдә 179 төрле әйбер тәкъдим ителәчәк, алар арасында муен-күкрәк бизәкләре, балдаклар һәм беләзекләр, саклагыч-бөтиләр, билбау бизәлеше элементлары, рус, фин-угор һәм төрки халыкларның, Себер, Кавказ, Иран, Казахстан, Ерак Көнчыгыш һәм башка төбәкләрнең баш киемнәре, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Экспозиция 7 нче июльдә 14:00 сәгатьтә ачылачак һәм 12 нче ноябрьгә кадәр эшләячәк. Күргәзмәне дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көннәрендә 11:00 дән 20:00 гә кадәр карарга мөмкин.

Россия этнография музее – илдә иң борынгы һәм бердәнбер, ул Россия империясенең, СССРның һәм Россиянең күптөрле халыкларының традицион мәдәният әйберләре коллекциясенә ия.

Барлык вакыйгалар