Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Исегезгә төшерәбез, «Театр без границ» – «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Казан Яшь тамашачы театры проекты, ул театрда сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалидлыгы булган кешеләр өчен дә спектакль карау мөмкинлеге тудыра. Начар күрүче тамашачыларга спектакльләр наушниклар аша тифлокомментатор белән сәхнәдә булган хәлләрне сурәтли (декорация, хис-кичерешләр һәм актерларның гамәлләре), ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә.
Проектның премьерасы узган ел булды. Хәзер начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен Казан яшь тамашачылар театры репертуарыннан 4 спектакль җайлаштырылган, тагын ике спектакль өстендә эшлиләр.
22-нче октябрьдә узачак спектакльнең башлануы 18.30 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйррия фонды матбугат хезмәте.