Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2021, 15:33

Татарстан Милли музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр

Программада – җанлы музыка, мода театрыннан дефиле һәм балалар өчен мастер-класс.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь). Татарстанның Милли музеенда 27-нче ноябрь көнне «Әниләр көне» билгеләп үтеләчәк. Чара Әниләр көненә багышланган. Бәйрәм программасында – җанлы музыка, мода театрыннан дефиле, шулай ук балалар өчен мастер-класс.

Килүчеләрне 11:00 сәгатьтә музей буйлап иммерсив экскурсия көтәчәк: кунаклар хатын-кызларның элек нинди һөнәр белән шөгыльләнүләре, йорт хуҗалыгын ничек алып барулары, киенүләре һәм нәрсә белән бизәнүләре турында беләчәк. Килүчеләрне тарихи персонажлар – Екатерина II һәм Сөембикә каршы алачак.

12:00 сәгатьтә музейда җанлы музыка яңгыраячак. 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Илдан Лик» мода театры Казан дизайнерларыннан хатын-кызлар һәм балалар киемнәренең эксклюзив модельләрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Музейда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Әнигә үз кулларым белән» иҗат остаханәсе эшләячәк, анда кечкенә кунаклар үз куллары белән курчак, вак бизәнү әйберләре, тәбрикләмә яки чәчәк ясый алачак.

Барлык вакыйгалар