Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2024, 11:13

Горький исемендәге паркта казанлылар ВИЧ-инфекциягә бушлай тест тапшыра ала

Барлык теләүчеләр өчен социаль хезмәткәр белән консультацияләр оештырылачак

Фото: Марат Мөгыйнов

Җомга көнне, 29 нчы мартта, Казанда ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним рәвештә экспресс-тест тапшырырга мөмкин булачак. Медицина хезмәткәрләре Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионы каршында кизү торачак.

Акция 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр уза. Барлык теләүчеләр өчен социаль хезмәткәр белән консультацияләр оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар Казанның ике мәйданчыгында июль аена кадәр үткәреләчәк.

Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырыла.


Барлык вакыйгалар