Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.07.2023, 16:25

Рус-Алман Швейцариясендә табигать һәм сәламәтлек бәйләнеше темасына лекция узачак

Тыныч урманда катнашучылар ял итү өчен махсус күнегүләр ясаячак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). «Шәһәрле-галим» лабораториясе дәресендә катнашучыларны «Табигать һәм сәламәтлек» сәфәр-лекциясе көтә. Казанлылар саф һавада ясалган физик күнегүләрнең организмга ничек тәэсир итәчәген беләчәкләр һәм Рус-Алман Швейцариясенең тыныч урманында ял итүгә багышланган күнегүләр ясаячаклар.

Сәфәр-лекцияне экопрактик үзәккә нигез салучы Дмитрий Никитин һәм КФУның медицина-санитар бүлегенең үсеш, сыйфат һәм цифрлы медицина буенча баш табиб урынбасары Иван Киясов үткәрәчәк.

Дәрес 25 нче июльдә 18:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны Галиев ур., 16. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Казансуның үсеш стратегиясе» командасы.

Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» проекты Татарстан башкаласында икенче тапкыр тормышка ашырыла. Катнашучылар өчен 12 дәрес оештырылды, анда яшәүчеләр Казансу экосистемасы белән танышачак, экспертлар һәм проектның башка катнашучылары белән белем алмашачак, шулай ук үз кейсын эшли алачак.

Барлык вакыйгалар