Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.11.2024, 09:01

ТР башкаласында 23 ноябрьдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

6:00 дән 13:00 гә кадәр продукцияне ваклап сату бәясеннән түбәнрәк бәягә сатып алырга мөмкин булачак

Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясен, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.

Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак:

·         Авиастөзелеш районы

Дементьев ур., 7

Ленинград ур., 27

·         Яңа Савин районы

Академик Лаврентьев ур., 10

Х.Ямашев проспекты., 71а

·         Совет районы

Аграр ур., 2

Липатов ур., 7

·         Киров районы

Батыршин ур., 20

Краснококшайск ур., 150/2

Революция ур., 12

·         Вахитов районы

Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше

·         Идел буе районы

Җиңү проспекты, 46в

Ю.Фучик ур., 64

Салават күпере торак районында ярминкәләр Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештырыла.

Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен сәүдә итүне якшәмбе Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештырачаклар.

Мәйданчыкларда ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефон номеры буенча белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узган дүрт көндә 170,1 миллион сумлык продукция сатылган. Сатып алучылар ешрак яшелчә (221,8 тонна) һәм ит (61,8 тонна) сатып алганнар.

Барлык вакыйгалар