В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казансуның үсеш стратегиясе» командасы чаралар җәдвәлен бастырып чыгарды
Фото: Денис Гордийко
KAZVEL җәмгыяте белән велосипедта йөрү
Катнашучылар Казансу буйлап һәм шәһәр яны юлларында велосипедта йөриячәк. Велосипедчылар финишка Зур Зәңгәр күл янына киләчәкләр, биредә йөреп, яңартылган участокны күрә алалар. Сәяхәт өч-дүрт сәгать дәвам итәчәк һәм яңа килүчеләр өчен бигрәк тә яхшы булачак. Гомуми дистанция 30 км, маршрутта күп туфрак юллар булачак.
Велосипедта йөрү 10 нчы июньдә 11:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны – «Компрессорный» станциясе, җәмәгать транспортында яки автомобильдә барып җитәргә мөмкин.
«Нигезләр нигезе» медитация үзәге белән урман терапиясе
11 нче июньдә казанлылар өчен табигатьтә медитация практикасы оештырыла, ул табигатьтә йөрүдән ләззәт алырга ярдәм итәчәк. Дәресне медитация практикасы укытучысы Дмитрий Никитин үткәрәчәк. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
9:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Бәллүр шарлавыгы янындагы экоүзәк.
Эшкәртелгән пластиктан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс
«Экологик Казан» белән бергә катнашучылар икенчел чималдан бизәнү әйберләре ясаячаклар. Мастер-класска сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Катнашучыларны 11 нче июньдә 12:30 сәгатьтә Бәллүр шарлавыгы янындагы экоүзәктә көтәчәкләр.
Зур Зәңгәр күлдәге Цигун
17 нче июньдә «Тормыш формуласы» проектына нигез салучылар белән казанлылар цигун дәресендә катнашалар. Аннан соң табигатьтә чәй эчү мөмкинлеге булачак. Йога келәмен яки пенканы үзегез белән алырга кирәк. Теркәлүне сылтама буенча узарга мөмкин.
Очрашу урыны: Бәллүр шарлавыгы янындагы экоүзәк, 11:00 сәгатьтә башлана.
Һава шартлары аркасында чаралар кичектерелергә мөмкин, дип хәбәр итә «Казансуның үсеш стратегиясе» командасы.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Бәллүр шарлавыгының ярын ныгыту һәм территорияне төзекләндерү үткәрелде: карагайдан сукмаклар, яшелләндерү, яңа күпер һәм төрле чаралар уза торган кечкенә экоүзәк барлыкка килде.