Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2023, 10:45

Велосипедта йөрү, урман терапиясе һәм цигун – июнь аенда Зур Зәңгәр күлдә узачак вакыйгалар

«Казансуның үсеш стратегиясе» командасы чаралар җәдвәлен бастырып чыгарды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь). Июнь аенда Зур Зәңгәр күл территориясендә казанлылар өчен чаралар сериясе үткәреләчәк. Уникаль урынны саклауга басым ясалачак – ял сценарийлары экосистемага зыян китерми. Бу айда шәһәр халкын велосипедта йөрү, урман терапиясе, цигун һәм мастер-класслар көтә. Барлык вакыйгаларда да катнашу бушлай.

KAZVEL җәмгыяте белән велосипедта йөрү

Катнашучылар Казансу буйлап һәм шәһәр яны юлларында велосипедта йөриячәк. Велосипедчылар финишка Зур Зәңгәр күл янына киләчәкләр, биредә йөреп, яңартылган участокны күрә алалар. Сәяхәт өч-дүрт сәгать дәвам итәчәк һәм яңа килүчеләр өчен бигрәк тә яхшы булачак. Гомуми дистанция 30 км, маршрутта күп туфрак юллар булачак.

Велосипедта йөрү 10 нчы июньдә 11:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны – «Компрессорный» станциясе, җәмәгать транспортында яки автомобильдә барып җитәргә мөмкин.

«Нигезләр нигезе» медитация үзәге белән урман терапиясе

11 нче июньдә казанлылар өчен табигатьтә медитация практикасы оештырыла, ул табигатьтә йөрүдән ләззәт алырга ярдәм итәчәк. Дәресне медитация практикасы укытучысы Дмитрий Никитин үткәрәчәк. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

9:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Бәллүр шарлавыгы янындагы экоүзәк.

Эшкәртелгән пластиктан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс

«Экологик Казан» белән бергә катнашучылар икенчел чималдан бизәнү әйберләре ясаячаклар. Мастер-класска сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Катнашучыларны 11 нче июньдә 12:30 сәгатьтә Бәллүр шарлавыгы янындагы экоүзәктә көтәчәкләр.

Зур Зәңгәр күлдәге Цигун

17 нче июньдә «Тормыш формуласы» проектына нигез салучылар белән казанлылар цигун дәресендә катнашалар. Аннан соң табигатьтә чәй эчү мөмкинлеге булачак. Йога келәмен яки пенканы үзегез белән алырга кирәк. Теркәлүне сылтама буенча узарга мөмкин.

Очрашу урыны: Бәллүр шарлавыгы янындагы экоүзәк, 11:00 сәгатьтә башлана.

Һава шартлары аркасында чаралар кичектерелергә мөмкин, дип хәбәр итә «Казансуның үсеш стратегиясе» командасы.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Бәллүр шарлавыгының ярын ныгыту һәм территорияне төзекләндерү үткәрелде: карагайдан сукмаклар, яшелләндерү, яңа күпер һәм төрле чаралар уза торган кечкенә экоүзәк барлыкка килде.

Барлык вакыйгалар