Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2023, 13:07

Казанлыларны Гавами урыннар ишегалдында кумихимо техникасында бизәкле беләзекләр ясарга өйрәтәчәкләр

Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк

Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июль). Якшәмбе, 30 нчы июльдә, Казан Кремленең ишегалдында бизәкле беләзек ясау буенча бушлай мастер-класс узачак. Катнашучыларны кумихимо – җепләрдән үрү борынгы япон техникасы буенча бизәк ясарга өйрәтәчәкләр.

Дәрескә җиде яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Мастер-класслар 10:00, 10:30 һәм 11:00 сәгатьләрдә узачак.

Яңгыр яисә һава температурасы 15 градустан түбән булган очракта, очрашуны Һөнәрчелек үзәгенә күчерәчәкләр (Гавами урыннар бинасы, 2 нче подъезд, 2 нче кат), дип кисәтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар