В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуда катнашучылар сирәк очрый торган себер сүс чәчәген утырта алачаклар
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). «Шәһәрле-галим» лабораториясенең икенче дәресе сирәк үлән үсемлекләр питомнигында узачак. Катнашучылар үзләрен бакчачылар һәм ботаниклар ролендә сынап карый һәм аяк астындагы дөнья турында белә алачак.
Очрашуда казанлыларга шәһәрдә үсемлекләрне ничек утыртырга, моның өчен нинди туфрак кирәклеге һәм компостлаштыру практикасы турында сөйләячәкләр. Теләге булган һәркем питомникта сирәк очрый торган себер сүс чәчәген утырта алачак.
Катнашучылар алдында Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең республика советы вәкилләре Сергей Мухачев һәм Антон Бортяков, шулай ук биология фәннәре кандидаты, КФУның туфракны өйрәнү кафедрасы мөдире Елена Смирнова чыгыш ясаячак.
Дәрес 13 нче июльдә, 18:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлү кирәк. Оештыручылар аякларны каплый торган кием, ябык аяк киеме һәм баш киеме сайларга киңәш итә. Үзең белән эчәргә су һәм бакча перчаткалары алырга мөмкин, дип хәбәр итә Казансуның үсеш стратегиясе командасы.
Сирәк үлән үсемлекләр питомнигы 2020 елда Сергей Мухачев һәм экоактивистлар инициативасы белән төзелгән. Питомникны ачу максаты – экологик проектларны үстерү, сирәк очрый торган үсемлекләр популяциясен, шул исәптән Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәрен саклап калу.