В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» музей-белем бирү проекты кысаларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). ТР Милли музеенда Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең җәзалы үлемнәреннән 75 ел узуга багышланган күргәзмә ачыла.
Әсирлектә булганда Гайнан Кормаш, Фуад Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохаров «Идел-Урал» Идел-татар легионында тоткыннар восстаниесенә әзерлек алып барганнар. Алар хәрби төркемнәр төзегәннәр, совет партизаннарына һәм СССР армиясенә күчсен, лагерьлар буенча патриотик листовкалар чыгарсын һәм таратсын өчен аның частьләре арасында агитация алып барганнар.
Аларның эшчәнлеген нәтиҗәсендә «Идел-Урал»ның бер генә батальоны дошман ягында җәза һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый, барлык батальоннар да сәяси яктан ышанчсыз буларак таратыла.
Әлеге батырлыкның документаль таныклыклары күп еллардан соң гына табылган, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. ТР Милли музеенда геройларның язмышлары һәм соңгы көннәре белән бәйле реликвияләр саклана. Алар арасында - Муса Җәлил һәм аның иптәшләре җәзага кадәр бер сәгать кала гомерләре белән хушлашкан Коръән, шәхси әйберләре, фоторәсемнәр, күп еллык эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган китаплар һәм документлар бар.
«Батырлык гасырларда калачак: Җәлил һәм аның көрәштәшләре» күргәзмәсе 25-нче августта 13.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда ачыла.
Экспозиция Татарстан Милли музееның «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» музей-белем бирү проекты кысаларында узачак. Биредә 2019-2020 еллар дәвамында республиканың үсешенә зур өлеш керткән күренекле ватандашлар коллекцияләре күрсәтеләчәк.