Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2022, 15:17

Казанда аутистик спектры бозылган яшь рәссамнарның эшләре күргәзмәсе узачак

Ачылышта кинода аутизм турында лекция һәм фильм күрсәтеләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). 2 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә «Дети Ау. РАСпрекрасен этот МИР» дигән күргәзмә ачыла. Экспозициядә аутистик спектры бозылган яшь рәссамнарның (Казанның 1 нче номерлы мәктәбенең ресурс сыйныфы укучыларының) 40 рәсеме тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәне ачу кысаларында кино белгече Әдилә Хәйбуллина катнашында «Кинода аутизм: мифлар һәм чынбарлык» кинолекциясе һәм төп рольдә Мария Шукшина уйный торган кыска метражлы «Зайку бросила хозяйка» фильмы күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 17:30 да ачылачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.

Экспозиция эшләгән вакытта (30 нчы апрельгә кадәр) атна саен шимбә көннәрендә галереядә махсус чаралар – инклюзив дәресләр, мастер-класслар үткәреләчәк.

Күргәзмә Казанда икенче тапкыр оештырыла. Быел ул «Кино вакыты» дирекциясенең яңа проекты – «Дети АУ» (аутистик спектры бозылган балалар һәм аларның гадәти яшьтәшләре өчен) иҗади инклюзив лабораториясе» кысаларында узачак, ул РФ Президент грантлары фондыннан финанс ярдәме алган.

Барлык вакыйгалар