Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2025, 09:04

Иртәгә Кыш бабай утырган Яңа ел поезды Казанда тукталачак

Казан халкы кышкы тылсымчының күчмә резиденциясен күрергә дип 10:00–18:00 вакыт аралыгында килә ала

Марат Мөгыйнов фотосы

Инде иртәгә, ягъни 22 декабрьдә Казанга Бөек Устюгтан махсус поездга утырып Кыш бабай киләчәк. Кышкы тылсымчының күчмә резиденциясе «Казан-1» вокзалында тукталыш ясап, биредә ул 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр булачак.

Кыш бабайның күчмә резиденциясе паровоз һәм төп составтан тора. Поезд эчендә кабул итү бүлмәсен, әкияти авылны, уеннар өчен Кар иле патшабикәсенең вагонын, тамашалар өчен сәхнәле курчак театрын, шулай ук сувенир кибетен, ресторан һәм чәй эчү урынын күрергә була.

Көн дәвамында Казан халкы, башкала кунаклары артистлар һәм аниматорлар белән бергә күңел ачу программасында катнашачак.

Шәһәр халкы чарага, шулай ук Кар иле патшабикәсе вагонына, сувенир кибетенә, ресторанга һәм буфетка бушлай керә ала.

Барлык вакыйгалар