«Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе үз эшчәнлеген Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарында һәм Уставта билгеләнгән эшчәнлек предметы һәм максатлары нигезендә башкара.
420011, Казан шәһәре, Кремль ур., 11 йорт
тел. 292-11-42
Комитетның Казан шәһәре Башкарма комитетының Казанда туризмны үстерүгә шартлар тудыру һәм ярдәм итү өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча эшчәнлегенең төп максатлары:
- Казанда эчке һәм чит ил туризмын үстерү өчен шартлар тудыру стратегиясен эшләү һәм тормышка ашыру;
- Казанның туристлык потенциалын куллануны киңәйтүдә ярдәм итү;
- Казан шәһәренең брендларын (имиджын, образын) булдыру һәм популярлаштыру;
- Казан шәһәрендә эчке һәм чит ил туризмын активлаштыруда ярдәм итү;
- Казан шәһәрендә туризмны үстерү буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру.
Куелган максатларга ирешү өчен Комитет эшчәнлеге предметлары булып тора:
- шәһәрнең яңа һәм аз кулланыла торган туристлык ресурсларын эшләү һәм туристлык базарына кертеп җибәрү;
- Казан халкына һәм туристларга, Казанда туризмны оештыруда катнашучыларга туризм өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат хезмәте күрсәтү;
- фестивальләр, ярминкәләр, күргәзмәләр, очрашулар оештыру;
- туризмны үстерү, вакытлы һәм даими проект командаларын төзү эшләрен башкару;
- Казанда уза торган төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашучыларны һәм кунакларны урнаштыруга булышлык итү (шәһәрнең кунакханәләр комплексы һәм чараларны оештыручылар белән эшне оештыру);
- Казанда туризмны оештыруда катнашучылар өчен мәгълүмат-консультация чаралары үткәрү;
- Казанның бердәм туристлык-мәгълүмат порталын булдыру һәм аны алып бару;
- Казан турында мәгълүмат материалларын эшләү, әзерләү һәм тарату;
- Казанда туризм өлкәсендә программалар һәм проектлар турында бердәм мәгълүмат базасын булдыру;
- Казанның туристлык ресурслары турында бердәм мәгълүмат банкын булдыру;
- туристлык ресурсларының торышы турында мәгълүмат җыю һәм аларны рациональ файдалану буенча тәкъдимнәр эшләү;
- шәһәрнең туристлык ресурсларының үсешенә күзәтү ясау;
- туристларның, шәһәрнең потенциаль кунакларының һәм Казан халкының шәһәрнең туристлык продуктларына карата кулланучы буларак һәм мәгълүмат ягыннан сорауларына анализ үткәрү;
- Казанның туристлык ресурсларын эчке һәм тышкы базарларга чыгаруда ярдәм итү һәм алар базасында яңа туристлык продуктлары булдыру;
- брендлар булдыру һәм гамәлдәге Казан брендларын үстерү;
- шәһәрнең туристлык ресурсларын үстерүгә инвесторлар җәлеп итүдә ярдәм итү;
- массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Россия һәм чит ил туроператорлары өчен реклама-мәгълүмат турлары үткәрү;
- Казанның туристлык комплексын Россиядә һәм чит илләрдә тәкъдир итүне оештыру.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры
Ачылу вакыты – 1938 ел. Эшчәнлегенең башында театр үз сәхнәсендә опера постановкаларын гына кабул иткән. 1941 елдан башлап ул опера һәм балет театры итеп үзгәртелә, ә 1956 елда аңа күренекле татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә. Театр милли башкару мәктәбен торгызуда һәм татар музыкасының музыкаль-сәхнә жанрларын үстерүдә мөһим роль уйный. Аның сәхнәсендә татар композиторларының кырыкка якын операсы, балеты һәм музыкаль комедиясе куела. Театр репертуарына үзебезнең һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре керә.
Адресы: Ирек мәйданы, 2 йорт
Телефоны: +7 (843) 231-57-10
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
108 еллык тарихында Камал театры Россиядәге иң яхшы милли театрларның берсенә әверелде, бөтен ил буенча гына түгел, ә чит илләрдә дә зур уңыш яулады. Театр зал һәм сәхнә арасында тыгыз, ачык һәм эмоциональ мөнәсәбәтләр урнаштыра. Театрда башлыча татар драматургиясе куела.
Адресы: Татарстан урамы, 1 йорт
Телефоннары: +7 (843) 293-03-74, 291-00-99, 292-42-16, 238-19-55
«Әкият» татар дәүләт курчак театры
«Әкият» татар дәүләт курчак театрына 1934 елда нигез салына һәм ул Россия Федерациясендә алдынгы курчак театрларының берсе булып тора. Театрның репертуар афишасына тарихи һәм заманча тематикалы дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителгән кырыктан артык спектакль кертелгән. Спектакльләрдә классик курчаклардан алып модерн стиленә кадәр төрле системалар кулланыла. Театр 1974 елдан Халыкара курчак театрлары оешмасы – УНИМА әгъзасы булып тора.
Адресы: Петербург урамы, 57 йорт
Телефоны: +7 (843) 237-70-09, 237-70-20
В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус драма театры
Казанның иң борынгы театрларының берсе. 1948 елда театрга фактта биредә үзенең иҗат юлын башлап җибәргән СССРның халык артисты Василий Иванович Качалов исеме бирелә. 2005 елда театрның фойе-атриумында тантаналы рәвештә Василий Иванович Качаловка һәйкәл ачылды.
Адресы: Бауман урамы, 48 йорт
Телефоннары: +7 (843) 292-34-83, 292-37-51, 292-18-69, 292-35-32
Казан дәүләт яшь тамашачы театры
Казан дәүләт яшь тамашачы театрының беренче «Ровесники» спектакле 1932 елның 30 ноябрендә куела. Нәкъ шул көн театрның туган көне булып санала. Узган елларда шактый зур тәҗрибә туплана, әлеге театр сәхнәсендә танылган актерлар, режиссерлар, зур спектакльләр барлыкка килә. Театр һәрвакыт югары класслы режиссура белән дан тотты.
Адресы: Островский урамы, 10 йорт
Телефоны: +7 (843) 292-18-75
К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры
Беренче Бөтенсоюз колхозчы-ударниклар съезды өндәмәсе буенча һәм К.Тинчуринның шәхси инициативасы буенча 1933 елда Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оештырыла. Коллектив колхоз-совхоз театрыннан алып республика күчмә театры, һәм, ниһаять, К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрына кадәр зур һәм авыр үсеш юлын уза. Бүген театр актив иҗат тормышы белән яши: зур спектакльләр куя, К.Тинчурин исемендәге республика милли классик драматургия фестивален оештыручыларның берсе булып тора.
Адресы: Максим Горький урамы, 13 йорт
Телефоны: +7 (843) 238-56-17
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры
Иң яшь дәүләт театрларының берсе. 1988 елда нигез салынган. Бүгенге театрның репертуарында 40 тан артык спектакль бар, шулар арасында Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган спектакль-трилогия, «Нигез ташлары» («Отчий дом») мелодрамасы, «Башмагым» музыкаль комедиясе (Т. Гыйззәт), «Галиябану» мелодрамасы, «Укрощение строптивой» комедиясе (У. Шекспир), «Кролик Эдварднын гаҗәеп сәяхәте» («Удивительное путешествие кролика Эдварда») һәм башка бик күпләр.
Адресы: Петербург урамы, 55б йорт
Телефоны: +7 (843) 237-62-51
«SDVIG» Казан камера театры
СТЭМнан алып Казан камера театрына кадәр озын һәм катлаулы үсеш юлы узды. 1994 елдан 2008 елга кадәр коллектив студентлар фестивальләре кысаларында уңышлы чыгыш ясады. 2009 елда «Рядовойлар» хәрби драмасы белән дебют ясады. Һәм бу спектакль профессиональ театр булдыру юлында беренче адым булды. 2009 елдан 2014 елга кадәр коллектив 7 төрле жанрдагы спектакльләр куйды һәм алар белән шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уңышлы чыгыш ясады. 2014 елда театр коллективы урам перформансының «Мәдәни күчеш» («Культурный сдвиг») җәйге фестивален оештырды, ул традициягә әверелде һәм ел саен Казан урамнарында уза. Бүгенге көндә театр репертуарында төрле жанрдагы, стильдәге һәм аңлау чигендәге спектакльләр бар. Театр актерлары һәм режиссерлары һәр иҗат, һәр яңа проект һәм хәтта тормыш стиле белән «Кеше файдасы» төшенчәсен тирәнтен өйрәнергә омтылалар, бу үз чиратында театрның төп идеясенә әверелде.
Адресы: Лобачевский урамы, 11/27 йорт
Телефоны: +7 (963) 122-67-12
Болактагы яшьләр театры
Болактагы яшьләр театрына 2010 елда театрның сәнгать җитәкчесе Е.А.Аладинский, директоры В.А.Степанцов, Казан Театр училищесы режиссеры һәм укытучысы Р.М.Фәткуллин һәм Казан Театр училищесының талантлы студентлары тарафыннан нигез салынган. Театр иҗади инициативалар үзәге буларак, яшь коллективларга үзләренең эксперименталь постановкаларын куярга мөмкинлек бирә торган мәйданчык буларак уйланылган иде. Хәзерге вакытта Болактагы театрда әйдәп баручы ике юнәлеш: өлкәннәр һәм балалар юнәлеше бар. Театрда премьералар саны елдан-ел арта, балалар шоу-программалары булдыру эше алып барыла. Алда тамашачыларны күп кенә яңа постановкалар көтә. Яшьләр театры спектакльләргә заманча технологияләр җәлеп итү, яктылык һәм музыка бизәлеше белән гаҗәпләндерергә омтыла.
Адресы: Уң як Болак урамы, 13 йорт
Телефоны: +7 (843) 292-92-70