Быел 160 укучы йөз баллы нәтиҗәләргә иреште. Аларның җидесе ике фән буенча иң югары нәтиҗәгә иреште.
Рус теле буенча уртача балл — 65,18, профильле математика буенча — 69,4. Рус теле буенча түбән дәрәҗәгә өч чыгарылыш укучысы, ә профильле математика буенча биш кеше ирешмәгән.
Рус теле һәм профильле математика буенча иң яхшы нәтиҗәләрне 131 нче лицейны, Казан федераль университетының IT-лицеен, КФУның Лобачевский исемендәге лицеен, 7 нче гимназияне, «СолНЦе» мәктәбен, 26 нчы лицейны, 122 нче гимназияне, 48 нче мәктәпне, «Елена-сервис» һәм «Академический лицей» шәхси мәктәпләрен, шулай ук «Бала Сити» академиясен тәмамлаучылар күрсәттеләр.
Сайлап алу буенча фәннәр арасында җәмгыять белеме (34,8%), информатика (25,2%), инглиз теле (16,5%), биология (16,4%), физика (14,3%) һәм химия (12,9%) таралган.
Өстәмә чорда сайлау буенча бер фәнне яңадан тапшыру мөмкинлегеннән 1306 укучы файдаланды, аларның 70,1% ы үз нәтиҗәләрен яхшыртты.
Мәҗбүри фәннәр буенча минималь бусаганы үтмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны өстәмә чорда 2025 елның сентябрендә тапшыра ала.
Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча математикадан уртача билге — 4,1, рус теленнән — 3,9. Математикадан 3110 укучы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, 66 укучы канәгатьләнерлек түгел.
Рус теленнән 3562 чыгарылыш сыйныф укучысы «5»ле билгесе алды, 82 чыгарылыш сыйныф укучысы канәгатьләнерлек түгел. Түбән баллга ирешмәгәннәр өчен көзге чорда кабат тапшыру мөмкинлеге каралган.
Быел «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән беренче дәрәҗәдәге 639 укучы, икенче дәрәҗәдәге 519 укучы бүләкләнде. Тугызынчы сыйныф укучылары арасында 1170 кеше төп мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлады, бу алдагы ел күрсәткеченнән 107 укучыга артыграк.
2025 елда дәүләт йомгаклау аттестациясендә Казаннан 20,5 меңгә якын чыгарылыш укучысы катнашты. Имтиханнарны оештыру һәм үткәрү өчен 185 пункт эшләде, 10 меңнән артык педагог җәлеп ителде.