«Диалоглар. Җәйге очрашулар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясен үткәрү урыны итеп Казан Кремленең Кабул итү урыннары билгеләнде. Чара 22–24 августта узачак.
Форумда экспертлар «Шәһәрдә сәнгать» һәм «Архитектура һәм шәһәр төзелешендә информацион технологияләр һәм ясалма интеллект» темалары буенча фикер алышачаклар. Чарага тыңлаучы буларак та, спикер буларак та килергә мөмкин. Теркәлү
сылтама буенча.
Моннан тыш, конференция кысаларында
«Архикадр II: Казань postindustrial» архитектура фотографиясе күргәзмәсе планлаштырылган. Фотографлар һәм иҗади һөнәр вәкилләре катнашырга чакырыла. Алар үз эшләрен – Казанның элеккеге сәнәгать архитектурасы сурәтен җибәрергә тиеш. Сурәтләр 1
6 нчы августка кадәр кабул ителә.
Чараны Казанны үстерү институты оештыра.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан Кремле Кабул итү урыннарының ишегалдын яңарту тәмамланды. Пространство, аның тарихи мирасын саклап, яңадан каралды. Мисал өчен, килүчеләр борынгы коеның урынын күрсәткән яктырткыч люкны таба, шулай ук агач ныгытма диварының якынча урнашуын күрә алалар.