В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мөрәҗәгатьләрнең күбесе – шәһәр халкының җәмәгать урыннарында имгәнү очраклары
Денис Гордийко фотосы
Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина учреждениеләре үз вазифаларына тугры калып, эшләүләрен дәвам иткән. Яңа ел каникуллары вакытында шәһәрлеләр тарафыннан медицина ярдәме сорап 15 мең тапкыр мөрәҗәгать итү очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе.
Җәмәгать урыннарында имгәнү мөрәҗәгатьләрнең иң еш сәбәбе булып тора. Мондый очраклар белән 491 кеше мөрәҗәгать иткән. Бозлавыкка таеп егылу нәтиҗәсендә 148 имгәнү очрагы, шулай ук пиротехника белән бәйле биш мөрәҗәгать теркәлгән.
Имгәнүләрдән тыш, табиблар өшегән авыручыларга ярдәм күрсәткән – мондый 62 очрак теркәлгән. 13 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Моннан тыш, төрле авырулар белән авыручы 823 кеше профильле стационарларга дәвалау өчен озатылган.
31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ашыгыч ярдәм бригадалары, поликлиникалар һәм травматология бүлекләре 15 мең 673 авыруга хезмәт күрсәткән.