В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Торфяной һәм Царицынода яшәүчеләр калдыкларны капчыклап җыюга күчтеләр.
Фото: Совет районы хакимияте
Хәзер Торфяной һәм Царицыно урамнары буйлап халык белән килештерелгән җәдвәл буенча машина уза, ул һәр йорттан чүп-чарны алып китә. Мондый карар стационар контейнер мәйданчыкларыннан баш тартырга мөмкинлек бирде, анда еш кына йөк автомобильләре һәм газельләрдән эре габаритлы һәм төзелеш чүпләрен ташлаганнар. Бу, үз чиратында, чүп җыю техникасы эшен кыенлаштырды һәм контейнерларга керү мөмкинлеген каплады, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.
Контейнер мәйданчыкларын бетерүгә комплекслы рәвештә килделәр: башта бөтен чүп-чарны чыгардылар, территорияне тигезләделәр һәм туфрак белән күмделәр, ә көз көне утырту өчен уңайлы сезонда каен, тирәк һәм чыршы утырттылар. Барлыгы 200-дән артык агач утыртылган. Аланыңр яңа урында ничек үсеп китүләрен Совет районы хакимияте белгечләре күзәтәчәк. Нәтиҗәдә, элеккеге чүплекләр урынында берничә елдан яшь агачлар үсеп утырачак.