Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2021, 17:57

Казан шәһәре думасы депутатлары инклюзив белем бирү өчен шартлар тудырылган учреждениеләрдә булдылар

Алар 168-нче номерлы мәктәптә булдылар, аның базасында мәктәпкәчә белем бирү бүлеге, шулай ук 101-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Бүген Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия депутатлары, «Өмет» берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары инклюзив укыту һәм тәрбия принциплары кертелгән мәгариф учреждениеләрендә булдылар. Күчмә киңәшмәдә шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Энҗе Фәхретдинова, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Депутатлар соматик авырулары булган балалар өчен 168-нче номерлы мәктәптә булдылар, аның базасында мәктәпкәчә бүлек, шулай ук катнаш төрдәге 101-нче номерлы балалар бакчасы ачылган.

Соматик авырулары булган балалар өчен озынайтылган уку көне белән 168-нче номерлы мәктәп 1995 елда оештырылган. Хәзерге вакытта биредә 1-9-нчы сыйныфларда 167 бала белем ала. «Нормотипик балалар белән беррәттән бездә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар да белем ала», – дип сөйләде депутатларга мәгариф учреждениесе директоры Юлия Чекунова.

2015 елда капиталь ремонттан соң мәктәп базасында мәктәпкәчә бүлек ачылды. «Башта монда гомумүстерү юнәлешендәге дүрт төркем булдырылган иде, ә 2017 елда аутистик спектры бозылу белән балалар өчен беренче төркем ачылды. Бүгенге көндә балалар бакчасында аутист балалар өчен өч төркем һәм гомумүстерү юнәлешендәге төркем эшли. Ата-аналар, гадәти балалар бакчасындагы кебек үк, балаларны тулы көнгә калдыралар», – дип хәбәр итте мәктәп директоры.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, барлык төркемнәрдә дә баланың нерв системасы зарарлану тирәнлегенә карап, төрле белем бирү программалары буенча эш алып барыла. Тәрбиячеләрдән тыш, балалар белән профессиональ белгечләр эшли: укытучы-логопед, укытучы-дефектолог, һәр тәрбияләнүчегә тьютор беркетелгән.

«Хәзер уку елы башында балаларда җайлашу чоры бара. Бу аңлашыла: элек аларның үз тормыш ритмы иде, ә монда яңадан өйрәнергә туры килә», – дип сөйләде балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Якимова. «Узган чыгарылыштан балалар сөйләшә башлады һәм коррекция классына китте – бу бик кыйммәт тора, – дип өстәде тәрбияче. – Балалар үсешендә мондый алга китешне күргәндә, канатлар үсә кебек».

Аутистик спектры бозылган балалар арасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә төп аралашу күнекмәләрен ала алганнары гадәти гомуми белем бирү сыйныфларына укырга керә. Алар белән логопедлар, дефектологлар һәм психологлар эшләвен дәвам итә, шулай ук балага һәрвакыт тьютор ярдәм итәргә әзер.

Балалар бакчасыннан соң гомуми белем бирү сыйныфларында инклюзив белем бирү принцибы буенча белем алалар.

«168-нче номерлы мәктәптә аутистик спектр бозылу белән балаларны укытуның мөһим факторы булып тәрбия һәм укытуда өзлексезлек булу тора», – дип билгеләде Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова.

Аутистлар белән эшләү махсус әзерлекне, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүне таләп итә. Тәрбиячеләр ТР Мәгариф үсеше институты базасында инклюзив белем бирү юнәлешендә яңадан әзерлек үттеләр, өстәмә рәвештә махсус курслар тәмамладылар.

Депутатлар мондый балалар өчен махсус 168-нче номерлы мәктәп базасында оештырылган ресурс классында булдылар. Бу сыйныфта балалар һәрвакыт кирәкле ярдәм ала алалар. Ресурс сыйныфында булганнан соң, депутатлар 21 бала укый торган беренче сыйныф дәресендә булды, аларның өчесе – аутистик спектры бозылган балалар. Инклюзив белем балаларга бер-берсе белән аралашырга, дуслар табарга һәм гадәти тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.

Әле ярты ел элек кенә ачылган Киров районының 101-нче номерлы балалар бакчасы буйлап экскурсияне мөдир вазыйфаларын башкаручы Тәскирә Халикова үткәрде, ул депутатларны уникаль шартлар һәм мөмкинлекләр, аутистик спектры бозылган балалар белән эшләү өчен заманча прогрессив кулланмалар белән таныштырды. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар лингафон кабинетына аерым игътибар юнәлттеләр, анда укытуның аудиовизуаль методы гамәлгә ашырыла.

Шулай ук депутатлар балаларның бакчада мәшгульлеге 10 сәгать булуын һәм бу вакыт эчендә ата-аналар үзләрен эшкә багышлый алуларын да билгеләп үттеләр.

Бүген Казанда инклюзив белем бирү системасы буенча 44 база мәктәбе эшли. Сүз уңаеннан, инклюзив белем бирүне үстерү кысаларында эш балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә алып барыла. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча соңгы өч елда Казан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре 10 грант отты. Алынган акчаларга балалар бакчалары базасында балаларга, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти-әниләренә консультация-диагностика ярдәме үзәкләре оештырылды. Соңгы елда гына да мондый үзәкләрдә 20 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән.

Аутизм белән балалар өчен 15 балалар бакчасында төркемнәр һәм 11 мәктәптә ресурс сыйныфлары булдырылган.

«Казанда соңгы елларда барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында диярлек сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү өчен шартлар тудырылган, – дип билгеләп үтте депутат Людмила Андреева. – Хәтта хәзерге вакытта бу учреждениеләрдә андый укучылар юк икән, кирәк булганда алар килә һәм укый башлый алачак. Бу бик кыйммәтле: Россиянең һәр шәһәрендә мондый шартлар юк. Шуңа күрә бүген безгә, бу тәҗрибәне үзләштерү өчен, башка шәһәрләрдән белгечләр килә».

Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Фәхретдинова сөйләгәнчә, бүгенге көндә Казанда мәктәпкәчә белем бирү системасында 942 инвалид бала тәрбияләнә. 15 балалар бакчасында аутистик спектры бозылган балалар өчен төркемнәр эшли. Тагын дүрт махсуслаштырылган балалар бакчасында сөйләмнәре авыр булган балалар өчен җайлаштырылган программалар гамәлгә ашырыла, 20 учреждениедә интеллекты бозылган һәм психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар өчен төркемнәр оештырылды.

Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1407 инвалид бала һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 450 бала белем ала. 11 мәктәп базасында аутистик спектры бозылган балалар өчен ресурс сыйныфлары эшли.

Кирәкле барлык мәгариф оешмаларында педагог-психологлар, дефектологлар, логопедлар, кече тәрбиячеләр бар.

Күчмә киңәшмәгә йомгак ясап, депутатлар Казанда инклюзив тәрбия һәм мәгариф үсешен аерым билгеләп үттеләр.

Мәгариф учреждениеләрен карап йөргәндә депутатлар үз контроленә алган берничә мәсьәлә күтәрелде. Бу кадрлар белән тәэмин итүдәге, педагоглар һәм тәрбиячеләр өчен түләүдәге проблемалар. Депутатлар инклюзив белем һәм тәрбия бирүне өйрәнү эшен Казан шәһәренең башка белем бирү объектларында дәвам итәчәк.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы депутатлары инклюзив белем бирү буенча шартлар тудырылган учреждениеләрдә булдылар
Барлык яңалыклар