Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2026, 11:53

Казан бистәләренә хезмәт күрсәтү өчен 350 контейнер мәйданчыгы җитми

«Мобиль төркемнәр», махсуслаштырылган техника белән бергә эшләп, 38 меңгә якын җыештыру чарасында катнашкан

Денис Гордийко фотосы

Казанның актив төзелә торган бистәләрендә шәхси торак төзелеше буенча ике меңнән артык яңа объект исәпләнә. Нормативлар нигезендә, аларга хезмәт күрсәтү өчен каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча 700 дән артык контейнер мәйданчыгы таләп ителә. Хәзерге вакытта 358 мәйданчык җитми, моның аркасында стихияле чүплекләр барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Евгений Чекашов хәбәр итте.

«Әлегә мәйданчыкларга булган ихтыяҗның яртысы диярлек үтәлмәгән. Мәсьәлә финанс чаралары белән генә бәйле түгел, ә бәлки шәһәр яны бистәләренең генераль планга һәм шәһәр төзелеше нормаларына туры килми торган тәртипсез төзелүендә, ул контейнер зоналарын легальләштерү өчен катгый нормативларны үтәргә мөмкинлек бирми», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Ул вакытлыча кулланыла ала торган чишелеш тәкъдим итте: «Салмачы, Вознесение, Привольный һәм Вишневка бистәләрендә уңышлы гамәлгә ашырылган үрнәк буенча торак пунктлардан чыгу юлларында мәйданчыклар урнаштыру мөмкинлеге бар».

Төбәк операторы шәһәр администрациясе белән бергә, халык саны артуны исәпкә алып, гамәлдәге 50 контейнер мәйданчыгын төзекләндерү программасын башлап җибәргән. Әлеге гамәл четерекле зоналарга йөкләнешне сизелерлек киметергә мөмкинлек биргән: 36 эре габаритлы бункер урынына 241 евроконтейнер куелган.

Санкцияләнмәгән өемнәр барлыкка килү инфраструктура җитмәү белән генә бәйле түгел, дип билгеләде Евгений Чекашов. Узган елны контейнер мәйданчыклары 11 мең тапкыр чистартылган, шул ук вакытта габаритсыз калдыклар күләме 125 мең куб.м тәшкил иткән.

Оператив җыештыру өчен район администрацияләре белән бергә «мобиль төркемнәр» оештырылган, алар, махсуслаштырылган техника белән бергә эшләп, 38 меңгә якын җыештыру чарасында катнашкан.

Евгений Чекашов искәрткәнчә, агымдагы елның 1 сентябреннән гомуми контейнерларга, мәйданчыкларга яшел һәм төзелеш калдыкларын калдырып китү тыела. Хокук бозучыларга 2 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф яный. Хәзерге вакытта физик яки юридик затларга карата бер генә штраф та салынмаган. Шуңа бәйле рәвештә төбәк операторы вәкаләтле органнарны әлеге таләпне үтәүне тәэмин итү өчен рейд чараларын активлаштырырга чакырды.

«Бистәләрдәге контейнер мәйданчыкларының торышын, уртак тырышлык белән шәһәр объектлары дәрәҗәсенә җиткерә алачагыбызга ышанам», - дип сүзен йомгаклады Евгений Чекашов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.01.2026
Видеорепортаж
26.01.2026 11:19
2025 елда Казанда сары челтәрләрдән 2024 елга караганда 39 процентка күбрәк икенчел чимал алынган
Барлык яңалыклар