В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов уздырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 27 сентябрьдә Мәскәү районының 20-нче мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья туризм көненә багышланган профориентацион ачык дәрес узачак. Дәресне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов уздырачак.
Дәрестә Татарстан Республикасының туристик үзәкләре, Россия һәм чит ил туристлары арасында республикабызның популярлыгы, әлеге юнәлеш үсеше һәм волонтерлар хәрәкәте турында сөйләнәчәк. Моннан кала, укучыларга туристик индустрия өчен квалифицияле кадрлар әзерли торган уку йортлары турында да сөйләячәкләр.
Дәрес 8.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.